Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
Previous month Previous day Next day Next month
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Флүс Латыйфи – язучы, Айрат Фазылҗанов – галим Download as iCal file
Friday, 03 June 2011Hits : 616

Флүс Фатих улы Латыйпов, яки Флүс Латыйфи – танылган татар язучысы, журналист.

Флюс Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Мөслим районында Мөслим авылында туа.

Аның иҗат җимешләре "Кырагай", "Ак-карага тимәскә", "Уяну", "Әманәт", "Вөҗданыңнан сора" исемле h.б. җыентыкларында дөнья күрделәр. Әмма Флүс Латыйфиның татар әдәбияты тарихына кереп калган әсәре – 1993 елда аерым китап булып басылып чыккан "Хыянәт" романы иде. Татар милләтенең иң фаҗигале чорына багышланган бу әсәр сүрәтләнгән вакыйгаларның масштаблылыгы, геройларның монументальлеге, эчтәлегенең тирәнлеге hәм үтә дә актуальлеге белән аеырылып тора. Әдипнең соңгы елларда иҗат ителгән "Ишелеп төшкән бәхет", "Бәйсез этләрне атарга" романнары да укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

 

Айрат Әхәт улы Фазылҗанов – татар галиме, табиб.

Айрат Фазылҗанов 1959 елның 3 июнендә Әтнә районының Олы Әтнә авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, аны 1981 елда тәмамлап терапевт белгечлеге ала. Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә бер еллык практика үткәннән соң 1982 елда 13 шәһәр клиник хастаханәсенә табиб-терапевт булып урнаша. 1985 ел - 1991 елларда — шушы хастаханәдә баш табиб урынбасары.

1991 елда әлеге хастаханә каршында кардиоревматология бүлеге оеша һәм аның мөдире итеп А.Фазылҗанов билгеләнә. Әнә шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы хезмәтендә булды. Яңа ачылган бүлекне комплектлаштыру, җиһазлау эшенә күп көч куйды, дәвалау процессларын чын мәгънәсендә фәнни нигездә алып баруга нигез салды, зур тәҗрибә туплады. А.Фазылҗанов Казан медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында (ГИДУВ) укып йөрәк авыруларын дәвалау буенча специальләште. Үзенең практик эш тәҗрибәсен гомумиләштереп Казан медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасында йөрәк авыруларын дәвалау ысуллары турында диссертация яклады һәм 1997 елның февралендә медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Югары категорияле табиб.

Үз эшенә ахыргача бирелгән, һәрвакыт яңалыкка омтылучан, кешеләргә карата гаять игътибарлы табиб буларак А. Фазылҗанов коллективта зур абруй-хөрмәт казанды, үзендә дәваланганнарның чиксез рәхмәтен яулады, бик күпләрнең гомерләрен саклап калды. Ни аяныч, аның үзенең гомере кыска булды — катлаулы авыр операциядән соң савыга алмыйча 1998 елның 1 октябрендә вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home